2017 елның 2-5 ноябрь көннәрендә Буа шәһәрендә 2005-2006 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Республика беренчелеге булып узды.

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 2-5 ноябрь көннәрендә Буа  шәһәрендә 2005-2006 елда туган кызлар арасында волейбол буенча Республика беренчелеге булып узды. Әлеге ярышта “Теләче” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән волейбол тренерлары  Габделхаев Рәшит, Шәяхметов Шамиль җитәкчелегендә Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары катнашты.  

Ярыш  2 төркемдә, 7  команда  арасында барды. Теләче үз төркемендә  һәм гомум команда беренчелегендә Кукмара командасыннан азга гына калышып, 2 урынны яулады. Өченче һәм дүртенче урыннарны Минзәлә һәм Апас районнары командалары бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International