Бала өчен әкият – ул чынбарлык.

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Әкият аша балаларда ярату, мәхәббәт хисләре, яхшылык, әдәп-әхлаклылык, үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияли алабыз. Шуңа күрә әкиятнең йогынтысы баланың рухи дөньясына тәэсир итүе көчле. Бүгенге әкиятләр балаларны дус-тату, тыңлаучан, юмарт, түземле, ягымлы булырга, өлкәннәргә карата мәрһәмәтле-шәфкатле ярдәмчел, булырга өйрәтә.  Бүген уртанчылар төркеме балалары Р.Корбанның “Куркуын җиңгән куян”әкиятен тыңладылар.Ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, татар теле тәрбиячеләре Сабирҗанова Л.М. белән берлектә, аларга әлеге әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр.Әлеге эшчәнлектә бәйләнешле сөйләм телләре  үстерелде, мөстәкыйль фикер йөртү күнекмәләрен ныгытылды. Балалар  үз фикерләрен әйтеп,әкият геройларының эш-гамәлләрен анализладылар, нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International