4 ноябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә көзге каникул вакытында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Халыклар дуслыгы - тынычлыкның нигезе" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды һәм әңгәмә алып барылды. Бу бәйрәмнәр халыклар бердәмлегенең алга таба да үсүенә, ныклырак икътисади, сәяси һәм мәдәни элемтәләрне билгеләргә булыша. Без, төрле халыкларның гореф - гадәтләрен хөрмәт итеп, нык, тату, тынгысыз гайлә булып яшибез. Бүген бу - безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, чөнки бердәм халык ул - илебез бөеклеге һә күәте.