Көзге өмә – безнең матур, күркәм һәм чиста дөньяда яшисе килүебезне күрсәтү өчен искиткеч ысул ул. Салкынча аяз көнне җиргә сибелгән сары, кызыл яфракларны җыештыру үзгә бер спорт бәйрәме сыман да. 8 ноябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре үз территорияләрен көзге чүп – чардан чистартты.