Безнен 3нче балалар бакчасында УМК буенча актив эш алып барыла.

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Монда без УМК га кагылышлы рәсемнәр, мультфильмнар, бармак уеннары, әкиятләр, курчак һәм бармак театрларын кулланабыз. Бугенге көндә безнең бакчада иҗади үсеш буенча театр һәм курчак театрлары киң кулланыла.              

Курчак театрлары балаларны сихри доньяга алып керә, аларнын иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сойләм телен үстерә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Курчак театрларын уйнау балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сөйләм чисталыгын үстерергә ярдәм итә. Курчаклар белән уйнаганда баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International