Әдәп ул – җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белү кагыйдәләре дигән сүз, ягъни аралашу осталыгы, кешеләргә игътибарлы, инсафлы мөгамәлә, табигатьне ярату һәм аңа сакчыл караш. Шуңа күрә укырга – язарга яисә санарга өйрәтү белән беррәттән, нәниләргә әдәплелек күнекмәләре бирү дә бик мөһим. Әгәр бала әдәплелек кагыйдәләрен үзләштермәсә, аңа тормышта үз урынын табу авыр булачак. Китапханәче алып төшкән “Тәмле сүз” китабы нәкъ шул максатны күздә тотып төзелгән.