13 ноябрь көнне мәктәптә, Сауш авылыннан чыккан күренекле шәхес Тәлгат Сираҗетдиновка 90 ел тулу уңаеннан, «Ул чын галим» исемле искә алу кичәсе булып үтте. Укучылар Тәлгат Сираҗетдиновның тормыш юлы, иҗаты һәм фәнни ачышлары белән таныштылар.