Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Тыйнак табигатьле каләмдәшебез” исемле күргәзмә төзелде. Л. Хәмидуллин әдәби иҗат эшен алтмышынчы елларның ахырларында хикәяләр язудан башлый. Иҗат эшчәнлегенең төп юнәлеше – әдәби тәрҗемә. Аңа 1982 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Л.Хәмидуллин – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.