Ул "карау-тәрбияләү, кертү, җәлеп итү, үз составына алу" дигәнне аңлата. 2012 елның 29 декабрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы Федераль закон илнең мәгариф киңлегенә "инклюзив белем бирү" дигән төшенчәне кертте. Әлеге законның 2 статьясының 27 пунктында: "Инклюзив белем бирү - белемгә булган үзенчәлекле ихтыяҗларның төрлелеген һәм шәхси мөмкинлекләрне исәпкә алып, белем алучыларның барысы өчен дә укуда тигез мөмкинлек тудыру" диелгән. Әлеге темага карата 15 ноябрь көнне МБМБУ Саба 5 нче «Бэлэкэч» балалар бакчасында педагог-психологлар, логопедлар өчен семинар-киңәшмә узды. Бу семинарда безнең Теләче 3нче балалар бакчасыннан Шаймарданова М.Н.,Баева А.Г.катнаштылар.