13-18 ноябрь арасында Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә инглиз теле атналыгы үтә. Атна дәвамында 2-9 сыйныф укучылары белән стена газеталары чыгару,башлангыч сыйныфлар белән “Алфавит бәйрәме” уен- дәресе үткәрү, “Инглиз телен өйрәнү күңелле була ала” дип исемләнгән викториналар, дәрестән тыш чаралар планлаштырыла. Бүген инглиз теле укытучысы Хәбибуллина Л.И. 5-6 сыйныф укучылары белән “Син инглиз телен яхшы беләсеңме?” темасына викторина үткәрде. 5 нче сыйныф укучылары викторина сорауларына актив һәм дөрес итеп җавап бирделәр.