2017 елның 14 ноябрендә Теләче урта мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучылары өчен фәннәрне авыр үзләштерүче балалар белән эшләү тәҗрибәсен тарату буенча уку оештырылды.

2017 елның 17 ноябре, җомга

       Алан урта мәктәбенең башлангыч сыйныф  укытучылары  Хәсәнова Гөлсия Әхмәт кызы “Укучыларны тикшеренү эшләренә әзерләү”, Сафиуллина Әминә Тимергали кызы  “Математика, рус теле, татар теленнән фәннәрне авыр үзләштерүче укучылар белән эш”, Олы Нырсы  урта мәктәбе укытучысы Сафина Рамиля Мансур кызы “Дәресләрдә фәннәрне авыр үзләштерүче укучылар бәлән эшләгәндә яңа белем бирү технологияләрен куллану” дигән темага эш тәҗрибәсеннән мастер – класслар күрсәттеләр. Район методик берләшмә җитәкчесе Фархуллина Гөлнара Җәлил кызы “Фәннәрне авыр үзләштерүче укучыларның физиологик үзенчәлекләре” дигән темага чыгыш ясады.

             Башлангыч сыйныфларны укыту буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулла кызы тарафыннан семинарга йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International