10 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәге методисты Гараева Рушания Ринат кызы Балык Бистәсендә уздырылган, “Фотосурәтләрдә һәм хатларда сугыш чалымнары” исеме астында узган буыннар очрашуында катнашты. Чара “Гаилә фотосурәтләрендә Бөек ватан сугышы” дип аталган республика конкурсы өчен җаваплылар белән берлектә үтте. Конкурсның төп шартлары, фотосурәтләрнең һәм хатларның дөрес форматлары белән таныштырып үтелде.