2017 елның17 ноябрендә Иске Җөри урта мәктәбендә “Башлагыч мәктәптә универсаль уку гамәлләрен педагогик алымнар ярдәмендә формалаштыру” дигән темага район башлангыч сыйныф укытучыларының семинары үткәрелде.

2017 елның 17 ноябре, җомга

     Иске Җөри урта мәктәбе укытучылары Ибраһимова Светлана Нәгыйм кызы 3 сыйныфта әйләнә – тирә дөнья фәненнән “Каты халәттәге суның үзлекләре” темасына, Бариева Рәмзия Госман кызы 2 сыйныфта математикадан “Икеурынлы саннарны чагыштыру” темасына, Хайруллина Марсиля Миннеәхмәт кызы 3 сыйныфта татар теленнән “Берлек  һәм күплек сандагы исемнәр” темасына, Шәрәфиева Дания Рамазан кызы 3 сыйныфта  технологиядән “Гофрланган картоннан котлау открыткасы ясау” темасына, Җиһаншина Гөлия Рафик кызы   4 сыйныфта математикадан “Кем яки нәрсә тизрәк хәрәкәтләнә?” темасына, Мохтарова Гөлнур Тимербай кызы 1 сыйныфта “1-10 саннары. 0 саны” темасына ачык дәресләр күрсәттеләр.

     Семинарда әлеге мәктәп укытучылары Шәрәфиева Д. Р., Мохтарова Г.Т., семинар темасы буенча чыгыш ясадылар. Бәдриева Наилә Ренат кызы мәҗбүри белем бирү минимумнары турында Санкт – Петербург мәктәпләреннән өйрәнеп кайткан белемнәре белән уртаклашты.

      Семинарда укытучылар мәҗбүри белем бирү минимумнарын тапшыру вакытын күзәтеп тәҗрибә тупладылар.

     Башлангыч сыйныфларны укыту буенча методист Закирова Саҗидә Гайнулла кызы тарафыннан, белем бирү минимумнары, 4 сыйныфларда үткәреләчәк район, республика олимпиадалары,тикшерү эшләре белән таныштырылды һәм район методик берләшмәсе җитәкчесе Фәрхуллина Гөлнара Җәлил кызы  белән берлектә семинарга йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International