Балалар бакчасында балалар төрлелекне ярата.

2017 елның 17 ноябре, җомга

Шуңа күрә дә тәрбияче  үз эшендә төрле алымнар куллана.  Тәрбияченең балалар белән бер тигезлектә булуы зур урын алып тора. Мәсәлән, төзү материаллары белән уйнаганда,  бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра. Балалар вак һәм эре төзү материалларыннан төрле корылмалар: өйләр, машиналар төзиләр.

Кечкенәләр олылардан карап, катлаулырак нәрсәләр төзергә өйрәнә. Уеннар вакытында балалар бер-берсе белән якыннан аралаша, бер-берсенә булышу, ярдәм итү хисләре белән яна. Тәрбияче эшләнгән һәр гамәлгә нәтиҗә ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International