Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Кояш Тимбикова -татар халкының Кояшы”исемле темага әдәби сәгать үткәрелде. Кояш Тимбикованың беренче иҗат тәҗрибәләре 1959нчы елдан күренә башлый. Җитмешенче - сиксәненче елларда ул авылның хезмәт кешеләрен,бигрәк тә хатын-кыз образларын шактый нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән бер төркем хикәяләр “Сөлге булсын бүләгем” , “Шикәр Гайшә”, “Таяныч”, “Ут”, һ.б. иҗат итә. Аның аерым әсәрләре рус, украин, белорус, үзбәк, кыргыз, латыш һ.б. телләрдә дөнья күрә. Кояш Тимбикова – 1973нче елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.