16 ноябрь көнне Алан авылы китапханәсендә Бөтендөнья сабырлык көненә багышланган «Бергә булыйк,бердәм булыйк!” дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате үткәрелде.

2017 елның 17 ноябре, җомга

Бүгенге көндә без еш кына  таныш булмаган  “Толерант” сүзен ишетәбез.Уен формасында оештырылган бу кичәдә без менә шушы сүзнең мәгънәсен төшенергә тырыштык. Иң беренче балаларга “Толерант”,”Шәфкатьлелек” кебек сүзләрнең мәгнәсе аңлатылды, аннан соң алар бер берсенә мактау сүзләре әйтештеләр,төрле милләт халыкларының аермалы якларын таптылар.Һәр халыкның үзенә генә хас булган яшәү үзенчәлекләрен хөрмәт итәргә кирәк, дигән фикергә килдек һәм кичәбез ахырында дуслык турында китаплар укыдык.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International