15нче ноябрь көнне безнең балалар бакчасы педагог-психологы Зинатова Г.Р. Саба “Бәләкәч” балалар бакчасында республика күләм семинарда катнашты. Ул семинарда, башка якын-тирә районнардан килгән логопедлар һәм педагог-психологлар каршында, үзенең “Всезнайка” исемле балаларны мәктәпкә әзерләү буенча коррекцион-үстерелешле авторлык программасын тәкъдим итте.