17 нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә физик тәрбия укытучылары семинары үтте. Мәктәбебезнең физкультура укытучысы Мухаметова Р.Х. 11 нче сыйныф укучылары белән “Баскетбол” темасы буенча дәрес үткәрде. “Без- сәламәт яшәү рәвеше яклы!” дип аталган мероприятие аша укучылар сәламәт яшәү рәвешен пропагандаладылар, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.