Директор балаларга, дөньяның күп илләре 16 ноябрь - Халыкара толерантлык көнен билгеләп үтүләре, толерантлы кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләде. Толлерантлык термины кешеләр белән аралашканда чыдам, итагатьле һәм игътибарлы булуны аңлата . Толерантлы шәһес – үз-үзен яхшы белә, тирә-якны чынбарлыкны дөрес кабул итә, кешеләрне аңлый. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучан. Төрле йола һәм традицияләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булуы белән ассызыклана. Укучылар үз кулларын кәгазь битләренә төшереп, толерантлык эмблемасын һәм яфракларга толерантлык сыйфатлары язылган “толерантлык агачын” ясадылар, бу темага багышлап шигырьләр укыдылар, танылган кешеләрнең акыллы фикерләре белән таныштылар. Чара “Толерантлык-дуслык дәресе” презентациясенә нигезләнеп алып барылды.