Мини-футбол буенча Татарстан беренчелеге уеннары узды.

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

17-19 ноябрь көннәрендә Аксубай шәһәрендә 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелеге уеннары узды. Ярышта районыбызның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә шогыльләнүче үсмерләр катнашты (тренерлары – балаларга өстәмә белем бирү педагогы Артур Хәбиров). Уеннарда республика районнарыннан 32 команда катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Питрәч һәм Спас районы командалары белән тигез очкога уйнап һәм Бөгелмә районы командасына 1:2 исәбе белән җиңелеп, безнең егетләр 17 урынны яулады.1 урын- Казан шәhәренең Вахит районы, 2 урын-Аксубай,3 урын– Баулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International