Балалар белән төрле әңгәмәләр, конкурслар, уеннар һәм башка төрле эшчәнлек башкарыла. Әти-әниләр белән консультацияләр, гомуми һәм төркем җыелышларында бу теманы яктырткан әңгәмәләр үткәрелә, шулай ук аларга махсус аңлатма язулары өләшенә. Бакча хезмәткәрләре белән «Экстремистлык һәм террорчылыкка юл юк!» исемле темага әңгәмәләр уздырыла. Хезмәткәрләр бу әңгәмәләр барышында террорчылык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле әйберләр тапкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турындагы белемнәрен яңарталар.