22 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә, әниләр көненә багышланган “Чәчләремнән сыйпа әле, әнкәй, тойыйм кулларыңның җылысын...”, дип исемләнгән кичә үтте.

2017 елның 24 ноябре, җомга

Кичәгә 2017 елның иң күп китап укучы әниләр:  Ахметзянова Әлфия кызы  Әлфинә белән, Галимханова Гөлназ кызы Адилә белән, Галимзянова Найлә кызы Камилә белән, Гайнетдинова Лейсан кызы Айсылу һәм малае Алмаз белән, Харисова Элмира кызлары Зәринә һәм Азалия белән чакырылды.

 

Китап укучы балалар әниләрне концерт номерлары белән котладылар. Әниләргә багышланган җырлар башкардылар, биеделәр һәм матур итеп шигырьләр сөйләделәр.  Әниләр көненә “Ана булу изгелекнең таҗы” дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International