22 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханәсендә иң күп китап укучы әниләр Харисова Эльмира, Галимҗанова Наилә, Гайнетдинова Ләйсән, Галимханова Гөлназ һәм Әхмәтҗанова Әлфия һәм аларның балалары катнашында «Әнием, кадерлем, бергенәм» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Китап укучы балалар әниләрне концерт номерлары белән котладылар. Әниләргә багышланган җырлар башкардылар, биеделәр һәм матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм дусларча чәй табыны артында тәмамланды.