Юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык шөгыль.

2017 елның 24 ноябре, җомга

22 – ноябрь көнне Югары Кибэхужа балалар бакчасында юл кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү максатыннан “Урам тулы могжиза” дип исемләнгән ачык шөгыль  күрсәтелде. Максатыбыз - балаларның исәнлеген саклау һәм юлдагы хәвеф-хәтәрләрне булдырмау. Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә һәрчак зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырылып алып барыла.  Әлегә очрашуга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба  бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. чакырылган иде.  Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, балаларны автокреслога утыртып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте, яктылыкны кире кайтаргычларның (фликер) әһәмияте турында сөйләде,  видеофильм күрсәтте. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләрен өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International