18-19 ноябрь көннәрендә Балык Бистәсендә республика мәктәпләрендә укучыларның IIСпартакиадасы кысаларында “Веселые старты” хәрәкәтле уеннарның зона туры ярышлары булып узды.

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Ярышта барлыгы 25 команда катнашты, шул исәптән районыбызның данын Теләченең балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгендә шогыльләнүче укучылары яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча, финалга 5 команда чыкты, безнең район җыелма командасы 6 нчы урында. 1 нче урында Саба районы, 2 нче урында Әлки районы, 3 нче урында Кукмара, 4 нчедә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы һәм 5 нче урында Балык Бистәсе районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International