Туган якның гүзәллеген,сихри көчен, язмыш сынауларын, горурлану,соклану хисен шигъри юлларына салган, җыр моңга гашыйк аналар белән 26 ноябрь көнне Айдар мәдәният йортында "Дан сезгә аналар" дип аталган бәйрәм кичендә очрашу-әңгәмә булды. Алар тарафыннан үзләре иҗат иткән шигырләр һәм җырлар тыңланылды. Әлеге әниләребез клуб берләшмәләренең актив катнашучылары да булып санала.