25 ноябрь көнне Балык Бистәсенең "Дельфин" спорт комплексында 2006-2007 елгы, 2008 елгы һәм кечерәк кызлар һәм малайлар арасында Балык Бистәсенең “Универсалстрой” ачык акционерлык җәмгыяте призына бадминтон буенча ачык турнир булып узды.

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Ярышта 6 муниципаль берәмлектән җыелма командалар катнашты: Теләче, Кукмара, Балык Бистәсе, Алексеевск, Чистаһ һәм Казан шәһәре җыелма командалары. Безнең район җыелма командасы составында районыбызның балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең бадминтон түгәрәгендә шогыльләнүче балалар чыгыш ясады (тренерлары – өстәмә белем бирү педагогы А.Җәббаров). Уен нәтиҗәләре буенча Баландыш төп мәктәбе укучысы Раил Тимербаев 3 нче урын алды һәм грамота, медаль белән бүләкләнде. Команданың калган уенчылары да турнир таблицасының югары баскычларын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International