Әниләр көне

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Әни... Әнием... Әниләр - безнең өчен якың,ин, кадерле,газиз кешеләр. Үзләре турында онытып,"Балам!"- диеп безнең өчен янып-көеп яши бирүчеләр. Әйе,әниләр безнең яклаучыбыз,саклаучыбыз,барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Алар булган жирдә ризык бар,җылы бар.

    Теләченең 2нче номерлы  балалар бакчасында да матур бәйрәмнәр һәрдаим булып тора. "Әниләр көне" уңаеннан да, 27нче  ноябрь көнне , матур бәйрәм иртәсе  булып  узды.

  Бәйрәмдә балаларның әниләренә багышланган  матур җырлары, шигырьләре, дәртле биюләре килгән әниләребезнең күнелләрен күтәрде. Әниләр үзләре дә  сәләтләрен күрсәттеләр, төрле иҗади бәйгеләрдә катнаштылар.  Менә шулай итеп, безнең балалар бакчасында күркәм,күңелле бәйрәмнәр булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International