Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле, якын кешебез ул безнең.

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Әниләр көне уңаеннан бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркеменәрендә бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балаларның әниләргә карата булган изге хисләре, теләкләре шигъри юллар аша, җыр, бию аша тапшырылды. Балаларның җан җылысы салып эшләнгән истәлекле бүләкләре әниләргә, дәү әниләргә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International