25 ноябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Аналар көне уңаеннан “Ана назы җирдә мәңгелек!” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Бу әңгәмә - Әниләргә мәхәббәт - изге хисләр хакында барды. Балалар бу әңгәмәдә әниләр турында язучыларның әсәрләрен, шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар һәм әниләргә бүләк ясадылар.