24-26 ноябрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә армрестлинг буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге булып узды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясады.
Ярышлар нәтиҗәсендә:
Теләче мәктәбеннән Фаттахова Раиля-1 урында
Баландыш мәктәбеннән Фасхиев Салават-2 урында
Алан мәктәбеннән Хабирова Гөлфинә-4 урында
Ир-атлар арасында:
Марданов Нияз (Сауштан)-5 урында
Хабиров Булат(Аланнан)-6 урында
Татарстан Республикасы бу ярышларда 1 урын яулады.
Фаттахова Раиля һәм Фасхиев Салават 2018 нче елның гыйнвар аенда Екатеринбург шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә катнашу хокукы алды.