Бакчада тәрбияләнүче 16 баланың да әнисе бәйрәмгә килде. Балалар әниләренә багышлап “Үги кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бик матур “Ангел”, “ Бәхетле бала”, “Кашыклар” биюен биеделәр, матур-җырлар җырладылар, шигырь юллары белән үзләренең мәхәббәтләрен, рәхмәтләрен белдерделәр. Ахырдан үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә бүләк иттеләр. Һәр әнигә дә бәйрәм бик ошады.