Кешелек дөньясы бик борынгыдан әнкәйләргә дан җырлаган. Баласы хакына теләсә ниди корбанга барырга әзер Ананы беркем белән дә алыштырып булмый. Табигать хатын-кызга Әни булу- кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазыйфа йөкләгән. Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк! Шулай да, иң күп шигырьләр әниләргә багышланган, иң күп җырлар әниләр турында. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмый кала алмый. 26 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә “Әни сүзе изге сүз ул, якты кояш, киң җиһан” исемле күргәзмә тәкъдим ителде.