Әниләр көне 1998 елдан ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Хәзерге вакытта һәр гаиләнең яраткан бәйрәме ул. Олылар да, балалар да бу көнне әниләрен котлыйлар, бүләкләр бирәләр . Олы Мәтәскә китапханәчесе дә үзенең актив укучыларының әниләрен китапханәгә чакырып бәйрәм үткәрде. Балалар да, әниләр дә рәхәтләнеп ял иттеләр: төрле уеннар уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәм мул табын белән тәмамланды.