Барлык бәйрәмнәр арасында иң кирәклесе - Әниләр көнедер мөгәен.

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Бу бәйрәмгә берекем дә битараф була алмый, һәркемгә дә әни кадерле, кирәк. Барлык әниләргә дә җылы сүзләр җиткерәсе килә. 28 ноябрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче әниләр белән “Ана – ниди бөек исем” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кичә бик күңелле үтте. Әниләр үзләре шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, табышмаклар әйтештеләр.  Кичә чәй табыны белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International