Балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, аларның сәләтләрен ачып, иҗади эшчәнлеккә тарту, татар телен саклау һәм үстерү максатыннан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән “Салават күпере” ,“Сәхнә” журналлары “Сәйяр” республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале оештырдылар.
Теләче 2нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары шушы фестивальдә катнашу өчен, тәрбиячеләре белән берлектә А.Алишның "Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр" әкиятен сәхнәләштереп, видеога төшереп җибәрделәр. Нәтиҗәдә, балалар сайлап алу этабын уңышлы үтеп, фетивальнең зональ этабына узган театр коллективлары исемлегенә керделәр . 29 нче ноябрь көнне әкиятне карарга һәм бәя бирергә балалар бакчасына Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү бүлегеннән махсус комиссия килде. Алар балаларның сәхнәләштергән әкиятләрен карап, уңышлар теләп киттеләр