Комиссия членнары, ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Гүзәль Нәҗип кызы, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова Анна Николай кызы балалар бакчасында бу юнәлештә эшнең куелышын документлар, материаль-техник база, балаларның белем дәрәҗәсен тикшерү аша бәяләде. Комиссия игътибарына тәрбияче Җамалиева Гүзәлия Гаптельхай кызы җитәкчелегендә мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары катнашында ачык уен-дәрес тәкъдим ителде.
Комиссия балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшнең яхшы оештырылуын ассызыкладылар һәм бакча коллективына киләчәктә дә уңышлар теләделәр.