“Яшел дулкын”

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

29 ноябрь көнне район үзәгендәге 3нче балалар бакчасында “Яшел дулкын” конкурсының район туры үтте. Анда ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н., район мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем бирү  буенча методисты Саетова А.Н.  катнашты. Кунаклар игътибарына тәрбияче Җамалиева Г.Г. җитәкчелегендә мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары катнашында ачык уен-дәрес тәкъдим ителде. Шунысы куанычлы, балалар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белә, төрле билгеләрне дә таныйлар.

Килгән кунаклар  балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эшнең яхшы оештырылуын ассызыкладылар һәм бакча коллективына киләчәктә дә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International