30 ноябрь көнне район мәдәният йортында мәдният хезмәткәрләренең киңәшмәсе булып үтте.

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Анда терроризмга каршы көрәш, янгын куркынычсызлыгы чаралары, оператив хезмәткәрләре белән берлектә эвакуация үткәрү мәсьәләләре өйрәнелде. Моннан тыш, киңәшмәдә Яңа ел бәйрәме уңаеннан район үзәге Теләчедә һәм авылларыбызда  мәдәни чаралар үткәрү, еллык хисаплар тапшыру кебек көнүзәк эшләр дә каралды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов Кострома, Шәтке авылы мәдәният йорты директоры Флүрә Габдуллина Саранск шәһәрендәге тәҗрибә уртаклашуларда алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Район балалар китапханәсе китапханчесе, район мәдәният хезмәткәрләре профсозлары җитәкчесе Елена Фатыйхова профсоюз линиясе буенча үткәрелә торган  сәнгать бәйгеләр һәм профсоюз тормышы белән дә таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International