1 нче декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсе балалар үзәк китапханәсе белән берлектә, инвалидлар декадасы уңаеннан, сәламәтлекләре чикле булган китап укучылары өчен, "Күңелем тулы изгелек" дип исемләнгән чара уздырды.

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Бәйрәм чарасы түгәрәк өстәл артында үтте. Китап укучылар шигырьләр сөйләделәр, аралаштылар, чәй эчтеләр. Соңыннан тәкъдим ителгән күргәзмәгә “Куллар тудырган матурлык" күзәтү ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International