Теләченең беренче омерлы балалар бакчасы балаларының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләре белән берлектә үзләренең гаилә шәҗәрәләрен өйрәнделәр, һәр гаилә үзенчәлекле итеп шәҗәрә дә ясады. Бу аларның үзләре өчен дә бик кызыклы һәм файдалы булды.Чөнки үз шәҗәрәңне белү балаларда туган илгә, җиргә, телгә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләргә, туганнарга, кардәш-ыруга, күрше-күләнгә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген күрсәтә. Туган-тумачаңны, нәсел-нәсәбеңне белмичә, туган җиреңне, туган халкыңның тарихын белеп булмый. Шәҗәрәләр безгә халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Кешеләрнең, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан-кардәшләр икәнен күрәбез. Ата-анасын, милләтен, ата-бабаларының изге туфрагын хөрмәт итеп, кадерләп караган, шулар хакына файдалы эшләр кылып яшәгәннәрне халык та хөрмәт итә бит.