Бу датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә "СПИД – җәмгыятькә үлем куркынычы яный" -исемле темага әңгәмә үткәрелде. СПИД - безнең чорның иң куркыныч зәхмәте. Күпме яшьләрне якты дөньядан вакытсыз алып китә, аларның әти-әниләрен, якыннарын кайгыга сала. Яшь буын вәкилләрен бу чиргә китерә торган яман гадәтләрдән, ялгыш адым ясаудан саклап калу – һәркайсыбызның бурычы. Бу эштә милли тәрбиянең, халкыбызның гореф-гадәтләренең ярдәме зур, минемчә.