29 ноябрь көнне Казан шәһәрендә “Милли хәзинә” исемле Идел буе халык сәнгате балалар һәм яшьләр фестивале үтте. Фестивальдә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендәге “Стиль һәм мода” коллективы катнашты. Кече төркем балалары 15 профессиональ коллектив арасында «Мода театры”номинациясендә 3 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Зурлар төркеме КФУның истәлекле бүләкләренә ,традицияләрне хөрмәтләгән һәм толерантлык өчен Дипломына ия булды.КОТЛЫЙБЫЗ!