Оештыручысы район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты - Сәетова А.Н. Семинарның кураторы, профессор, социология фәннәре докторы, “Гаилә белеме” проектының авторы Карцева Л.В. үз эше турында тирәнтен таныштырды, тәҗрибәләр белән уртаклашты. Семинарда гаилә кыйммәтләрен үстерү, ФГОС ны тормышка ашыру шартларында гаилә һәм балалар бакчасының үзара бергәләп эшләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук бакчабызның барлык тәрбиячеләре да әлеге семинарда актив катнашучылар булдылар. Үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, зурлар төркеме балалары белән “Тәмле сүз” театраль күренешен күрсәттеләр, үзләренең проект эшләрен якладылар.