3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне старт алды.

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бу көн җәмгыять өчен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итәр өчен дә кирәк. Шул уңайдан Ямбулат авылы китапханәсендә дә инвалидлар ункөнлеге кысаларында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. "Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк!" дигән шәфкатьлелек рейды үткәрелде. Китапханәче инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белеп кенә  калмады, аларны яңа китаплар, газета - журналлар белән дә таныштырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International