“Ачның хәлен тук белми” дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек.

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. 3 декабрь -  Халыкара инвалидлар көне, әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә "Яралы язмышлар” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә Фәнис Яруллин, Кәүсәрия Шәфыйкова, Гакыйль Сәгыйров кебек, тормыш сынауларына бирешмичә, башкаларга да яшәргә көч бирүче язучылар китаплары куелып, аларга күзәтү үткәрелде. Кеше дигән олы исемне йөртү – олы бәхет. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәргә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International