«Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк…»

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

«Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк…» - шушы девиз астында, Баландыш мәдәният йорты директоры  китапханәче белән берлектә, мөмкинлекләре чикле булган авылдашыбыз ялгыз яшәүче Хәбибуллина Мотахара әби янында булдык. Сәламәтлеге какшау сәбәпле кешеләр белән аралашуга да сусаган Мотахара әби безне күргәч сабый балаларча сөенде, авыл яңалыклары, дөнья хәлләре турында сорашты, үзенең саулыгыннан «зарланып», бер айдан мин дә 80не тутырам, дип сөенеп алды. Без исә, аңа дип алып барган күчтәнәчләребезне тапшырып, тагын килербез дип, сәламәтлек теләп саубуллаштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International