5нче декабрь көнне, Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча “Яшел дулкын” районкүләм бәйгенең чираттагы сайлап алу туры булып үтте. Бәйгене Саба районы ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н. һәм район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А.Н. торган мәртәбәле комиссия бәяләде. Комиссия беренче булып балалар бакчасының 1нче квалификацион категорияле тәрбиячесе Йосыпова Г.Ф. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән үткәргән, “Маша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә” исемле театраль тамашасын карадылар. Аннан балалар бакчасында балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча эшләнгән эшкә бәя бирделәр.