Декабрьнең беренче ун көне елның елында инвалидлар декадасы булып санала.

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә 5 нче декабрь көнне  ” Мәрхәмәтле йөрәк көчлерәк” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрелде. Бу чараны китапханәче Хузиахметова З. һәм мәдәният йорты директоры Гимранова Г. оештырдылар.  Авылдагы тумыштан мөмкинлекләре чикләнгәннәр китапханәнең уку залына  чакырылдылар. Алар  Салихова Илсияр һәм Хәйретдинова Наилә апалар иде. Алар мул табын артында сыйланып, рәхәтләнеп сөйләшеп күңел ачып утырдылар. Ахырда апаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Шушы әз генә игътибар да инвалид апаларның йөзенә сөенү хисе иңдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International