2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә.

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.

Шул уңайдан 6 декабрь көнне, Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре, Теләче урта мәктәбенә барып, югары сыйныф укучылары өчен,  тематик сәгать үткәрделәр. Тематик  сәгать вакытында китапханәчеләр, укучыларга Теләче районының геройлары: Ксенофонтов А.К.- Советлар Союзы герое, Галиев Г.Г., Капитонов Н.М., Каримова Г.Г.- социалистик хезмәт геройлары турында сөйләделәр һәм презентация күрсәттеләр. Укучылар игътибар белән тыңладылар, актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр.

  Шулай ук Теләче үзәк китапханәсенең уку залында геройлар көненә  багышланган «Батырлык ул – рухи матурлык»  күргәзмә куелды. Тәкъдим ителгән китаплар арасында "Россия Федерациясе Геройлары", "Батырлар китабы" һәм Теләче батырлары турында җыелган мәгълүмат папкасы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International